Түбән Кама авылларында илкүләм проект буенча китапханәләрне яңартуга 16 миллион сум биреләчәк

Түбән Кама районының Шәңгәлче һәм Ташлык авылларында китапханәләрне яңартуга федераль бюджеттан 8әр миллион сум биреләчәк. Эшләрне “Гаилә” илкүләм проекты нигезендә башкару каралган, дип хәбәр иткән муниципалитет башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында.

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның 45 районы арасыннан нибары 4 китапханә генә субсидия алуга Россия бәйгесе аша узды”, – дип билгеләп үткән башлык.
Аның әйтүенчә, Шәңгәлче авылындагы Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә яңа җиһазлар пәйда булачак. Шулай ук иҗат лабораторияләре, остаханәләр өчен бүлмәләр булдырылачак. Моннан тыш гаилә белән ял итү өчен дә урын табылачак.
“Ташлык” авылындагы Мәдәният йортында да булдым. Бу авылда 400ләп кеше яши. Күпчелеге концертлар һәм чараларга актив йөри, диделәр. Концерт залыннан тыш, спорт залы да эшләп тора. Авылда теннисны яратып уйныйлар. Биредә яшәүчеләрнең яңартылган китапханәгә дә бик теләп йөриячәкләренә ышанам. Ул Мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Интерьерны, ишекләр һәм бина фасадын төзекләндерүне күздә тот кан киң колачлы реконструкция ясау планлаштырыла”, – дип сөйләп үткән Беляев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре