Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев киңәшмәне ачып, узган атна һәркем өчен җитди сынау булуын билгеләп үтте.
Ул искәрткәнчә, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводында янгын чыкты. Һәлакәт нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.
«Кызганычка, һәлак булучылар да бар. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм», – диде Радмир Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез