«Шәһәр территориясендә тәүлек әйләнәсенә 15 автоматик күзәтү посты эшли. Һава торышын контрольдә тоту көчәйтелде: ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Роспотребнадзор ярдәм итә. Экологиягә һәм шәһәр халкына куркыныч янамый», – дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы.
Зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. «Шәһәр һәм предприятие администрациясе вәкилләреннән, предприятие психологларыннан торган төркемнәр оештырылды. Бу төркемнәр туганнар һәм якыннар белән даими элемтәдә тора», – дип өстәде ул.
Шулай ук, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына беренче чиратта медицина ярдәме күрсәтү оештырылган, яшүсмер балалары булган гаиләләр аерым контроль алынган. Предприятиедә һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум, «СОГАЗ» компаниясе аша иминият буенча 3 миллион сум түләнәчәк.
Хастаханәгә салынган зыян күрүчеләргә дә 3 миллион сум түләнәчәк, шулай ук соңгы реабилитациягә бәйле барлык чыгымнар капланачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез