Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, Түбән Кама районының социаль объектларын ремонтлау һәм җиһазлауга өстәмә финанслау бүлеп бирелгән. Ярдәмнең гомуми күләме – якынча 400 миллион сум, дип хәбәр итә «Именно Шулай» телеграм каналы.
Бу акчаларның бер өлеше Кама Аланында Спорт сараен ремонтлауга һәм заманча җиһазландыруга юнәлтеләчәк. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев әйтүенчә, бу мөһим объект, ул шәһәр тибындагы бистә кешеләренә генә түгел, ә якындагы авыл җирлекләреннән килүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Шулай ук өстәмә финанслау балалар һәм яшьләр иҗаты үзәген, тагын берничә мәгариф йортын ремонтлауга тотылачак.
«Бу – безнең балаларыбызның белемен һәм спорт буенча мөмкинлекләрен үстерүгә зур өлеш. Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка социаль әһәмиятле бурычларны хәл итүдә булышканнары өчен рәхмәт», – ди Радмир Беляев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез