Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды. Кырларга беренче булып күпьеллык үләннәрне тукландыруга «Прикамский» РПК хезмәткәрләре чыкты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сылтама белнә хәбәр итә.
Быел игенчеләргә 7 мең гектардан артык күпьеллык үләннәрне һәм 9,5 мең гектар көзге культураларны тукландырырга кирәк булачак. 35 мең гектар мәйданда сабан чәчү планлаштырыла, шулардан 20 мең гектардан артыгы — бөртеклеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез