Бу атнада Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәктәбендә шахмат мәйданчыгы эшли башлады. Коллектив һәм укучылар бу вакыйганы уку йортының 100 еллыгына бүләк буларак кабул итте.
Шахмат зонасы бинаның икенче катында урнашкан һәм спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган: шахмат такталары кую өчен уңайлы өстәлләр, сәгатьләр, стенага шахмат уйнау кагыйдәләре эленгән. Балалар белән тәҗрибәле тренер-педагог шөгыльләнәк.
 Шахмат мәйданчыгын ачу тантанасыннан соң “Шах һәм мат” мәктәп турниры уздырылды.
 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге ярдәме белән тормышка ашырыла. Күптән түгел генә шундый ук зона 35нче лицейда бар иде, апрель аенда районның авыл җирлекләрендә – җиде, шәһәрдә икене, шул исәптән “Надежда” мәктәп-интернатта ачу планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез