Газетага язылу

Түбән Кама шәһәрендә 17 чакрым озынлыктагы тузган торбаларны алыштырачаклар

Түбән Кама шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча су һәм җылылык челтәрләре яңартылачак. 20 сентябрьгә кадәр бик тузган 17 чакрым озынлыктагы торбалар яңаларына алыштырылачак. Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты хәбәр итә.

“Инде быел җәен үк 17 чакрым озынлыктагы иң тузган торбаларны алыштырачакбыз. 12 чакрым озынлыкта – җылылык, 5 чакрым озынлыкта – кайнар су торбалары бу. Моннан тыш 35 үзәк җылылык пунктлары ремонтланачак. 15ендә технологик җиһазлар алыштырылачак. Эшләрне 20 сентябрьгә кадәр төгәлләячәкбез”, –ди Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Аның әйтүенчә, шәһәрдә 500 чакрым озынлыкта – җылылык, 250 чакрым озынлыкта – кайнар су торбаларын яңарту эше тора. Барлык эшләр график буенча алып барыла. Шәһәрдә җылылык бирү сезоны вакытында башланачак.

Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын үстерү. Илкүләм проект кешеләребезне үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл кылуга җәлеп итүне күздә тота. Моннан тыш илкүләм проектның төп максатчан күрсәткече – һәр ел саен 120 миллион кв.м торак мәйданын файдалануга тапшыру һәм 5 миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре