Түбән Кама татар дәүләт театрында яңа җитәкче

Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына яңа директор билгеләнгән.

Яңа директор Гүзәл Мөбәрәкшинаны труппага ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм район башлыгы Радмир Беляев тәкъдим иткән. Гүзәл Мөбәрәкшина озак еллар районның Мәдәният идарәсен җитәкләгән. Озак еллар театрны җитәкләгән Рөстәм Галиев хәзер артист вазифасында театрда эшли, дип хәбәр итә «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре