Түбән Кама укучылары Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 агач утыртты

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Түбән Каманың 2нче гимназиясендә тантаналы чара узды. 11нче сыйныф укучылары Түбән Кама районының Ветераннар советы һәм шәһәрнең Аксакаллар советы вәкилләре белән мәктәп территориясендә 80 яшь ылыслы агач утыртты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Бу акция безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү символы булды.

Яшьләр, кулларына көрәк алып, бергәләп яшь наратлар һәм чыршылар утырттылар. Укучылар, аллея гимназиянең бизәге булсын һәм киләчәк буын сугыш геройларын искә алсын өчен, үсентеләр турында кайгыртырга вәгъдә итте, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре