Аның сүзләренчә, 6 апрель иртәсенә медицина учреждениеләрендә 25 кеше бар. Аларның унысы – Мәскәүнең медицина оешмаларында, алтысы – Республика клиник хастаханәсендә, тагын тугызы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә дәвалана.
70 зыян күрүчегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Бүген бер кеше хастаханәдән өенә чыгарылган.
«Барлык пациентларда да сәламәтләнүнең уңай динамикасы күзәтелә», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Исегезгә төшерәбез, 31 март көнне «Түбән Кама нефтехим» заводында полимеризация матдәсе түгелү нәтиҗәләрен бетергәндә, газ катнашмасының януы һәм аннан соң установкада янгын чыкты. Фаҗига нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күрде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез