Түбән Камада яшәүче кабак орлыгында сәер рәсемнәр тапкан

Түбән Кама шәһәреннән Миңсылу Әхмәтгәрәева соңгы берничә елда кабак орлыкларының рәсемле булуын әйтә. Әйтергә кирәк, рәсемнәр төрле һәм орлыкның ике ягында да.

“Бу – Аллаһы тәгаләнең бер могҗизасыдыр инде”, - ди ул.
Миңсылу апаның мәчет каршында оештырылган курсларда укырга керүенең серен дә әйтте. “Төшемдә күктә гарәп хәрефләре белән язылган язулар күрдем. Бер тапкыр гына түгел. Моны Аллаһының мине Коръән укырга өйрәнергә кирәклеген искәртүе, дип юрадым да мәчеттәге курсларга барып язылдым. Гарәп хәрефләрен өйрәнеп, бераз укый башлагач, төштә күргән язуларның Коръән сурәләре булуын аңладым”, - ди Миңсылу апа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре