Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Бүген иртән Түбән Каманың Сүбәләк трассасында көчле авария булган. Mazda, Renault һәм «Нива» машиналары бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән читкә очкан япон җиңел машинасы каршына багана туры килгән, ә француз автомобиле юл кырыена төшеп ауган.

Renault автомобилендәге бер кеше һәлак булган. Mazda салонында кысылып калган бер кешене чыгарганнар. Барлыгы өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итә фаҗига шаһитлары.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматларга караганда, Mazda машинасын йөртүче юлда каршы якка чыккан һәм Renault, «Нива» машиналары белән бәрелешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре