Газетага язылу

Түбән Камада җыештыручыга һөҗүм иткән укучының кем икәнлеге мәгълүм булды

Түбән Кама шәһәренең 37нче лицеендагы килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында тәфсиллерәк мәгълүматлар пәйда булды.

Һөҗүм итүче үсмернең кем һәм нинди булуы турында кайбер мәгълүматлар килеп иреште. “АиФ-Казань” хәбәр итүләренчә, үсмер гадәти гаиләдә туып үскән һәм шунда тәрбияләнә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә учетта тормый. Моңа кадәр бернинди дә хулиганлык гамәлләре кылмаган.

Исегезгә төшерәбез: бүген – 22 гыйнвар иртәсендә 13 яшьлек үсмер мәктәп бинасында берничә петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга пычак белән ташланган. Хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Укучыларны мәктәптән чыгарганнар, һөҗүм итүчене тоткарлаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре