Газетага язылу

Түбән Камада зыян күргән йортны ныгыта башлаганнар

Түбән Камада Чабьинская урамындагы 3 нче йортның югары катларында конструкцияләрне ныгыту эшләре башланган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы хакимиятендә «НТР 24» хәбәр итте.

 Урынга Татарстан Төзелеш министрлыгы белгечләре килгән. Алар күпфатирлы йортның торышын бәялиләр һәм алга таба гамәлләрне координациялиләр. Яңадан торгызу эшләре белән подрядчы - "Профит" компанияләр төркеме шөгыльләнәчәк. Белгечләр бинаның җимерелгән өлешен сүтү һәм аны алга таба торгызу өчен документлар әзерлиләр. Эшләр планлы режимда алып барыла. Вәзгыять республика һәм шәһәр җитәкчелеге контролендә.     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре