Түбән Новгород өлкәсендә «Метеор» Идел буе федераль округының яшьләр форумы уза. Яңа чара Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 1200 катнашучыны берләштерде.
Алар арасында Татарстан Республикасыннан да катнашучылар бар – 575 кешедән бары тик 72 делегатка бәхет елмайды. Форумга кушылырга теләүчеләрнең күбесе Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарыннан иде.
Форум яшьләрнең тормышта үз урынын табуга юнәлдерелгән. Шулай итеп, 4 июльдән 9 июльгә кадәр форумда катнашучылар өчен креатив индустрияләр өлкәсеннән җиде юнәлеш буенча программа, күп төрле конкурслар, фестивальләр, күргәзмәләр оештырылачак.
- Бу форум беренче тапкыр Идел буе федераль округы кысаларында уза. Татарстан Республикасының 12 муниципаль берәмлегеннән 72 делегатның форумда катнашу безнең өчен зур куаныч. Биредә Татарстанның делегатлары барлык активлыкларында югары урыннарны били, – ди Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. – Әлеге форумның үзенчәлеге шунда ки, ул берничә юнәлешкә багышланган. Беренчедән, бу проект эшчәнлеге. Катнашучылар үз социаль әһәмиятле проектларын тәкъдим итеп, грантлар алу мөмкинлегенә ия. Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы өч грантны отты: катнашучылар ярты миллион сумнан артык социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра ала. Форум шулай ук студентлар һәм яшьләр коллективлары арасында креатив индустрияләрне үстерүгә багышланган. Моңа өстәп, «Метеор» форумы «Яшьләр өчен төбәк» проектын үстерүгә багышланган. Ягъни Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр үзәкләренең һәм яшүсмерләр клубларының эшен сыйфатлы һәм эчтәлекле итеп ясарга.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез