Яңа уку елыннан федераль стандартларга һәм программаларга үзгәрешләр кертеләчәк. Туган телләр «Туган тел (Россия халкы теле) һәм (яисә) Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле», «Туган әдәбият (Россия халкы телендәге әдәбият)» укыту фәннәре кысасында өйрәнеләчәк. Сәгатьләр саны үзгәрешсез кала. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Иннополиста узган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.
– Безнең төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү. Соңгы 3 елда балаларның туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала, – диде республиканың баш педагогы.
Министр чыгышында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн мәктәбе эшчәнлеге торгызылуын, ресурсның хәзер Россия платформасында эшли башлавын әйтте. Онлайн мәктәпнең мобиль версиясе булдырылган, визуаль график интерфейсы яңартылган, шәхси мәгълүматларны саклау мөмкинлеге көчәйтелгән. Ресурсны гамәлгә кертү һәм камилләштерү буенча эш дәвам итә.
– Бүген федераль исемлеккә кертелгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең саны – 86. Яңартып эшләнгән тагын 36 укыту-методик комплект әлеге исемлектә урын алыр, дип ышанабыз, – диде Илсур Һадиуллин, дәреслекләр мәсьәләсенә тукталып.
Министр туган телдән имтихан тапшыручылар саны буенча «алдынгы өчлек»кә кергән Чаллы һәм Казан шәһәрләренә, Яшел Үзән районына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез