Туган телләрне укытудагы үзгәрешләр кайсы сыйныфларга кагыла?

Россия мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре үзгәрешсез калачак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныфларда туган телләрне укытуны атнасына ике сәгатьтән бер сәгатькә кыскартмауларын үтенеп мөрәҗәгать иткән иде.

«Туган телләр – мәдәни мирасның мөһим өлеше ул. Балаларның аларны өйрәнергә мөмкинлеге булырга тиеш. Без белем бирү процессы кысасында телләр күптөрлелеген саклау әһәмиятен ассызыклыйбыз», – диде Сергей Кравцов.

Аның сүзләренчә, туган телләрне укытуда үзгәрешләр 1 нче сыйныфларга гына кагылачак. СанПиН нормаларына туры китерү өчен, аларга туган телләрне атнасына бер сәгать укытачаклар. Яңа таләпләр буенча, 1 нче сыйныф балалары атнасына 20 сәгать кенә (физик культура булган очракта, 21 сәгать) укырга тиеш. 1 сәгать дәресне шул сәбәпле кыскартканнар. Шул ук вакытта мәктәпләр туган тел дәресен укыту өчен дәрестән тыш сәгатьләрдән файдалана ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре