Туганлык җебе нык булса гына...

Кемдер дуслар, кемдер танышлар, кемдер туганнары белән яшәргә күнеккән. Шулар белән аралаша, шатлыгын да алар белән бүлешә, борчу-хәсрәт килгәндә дә бер-берсенә арка тери. Һәркем яшәү рәвешен үзе сайлый, һәркем авыртмаган ягына ята.

Дуслар белән, бәлки, күңеллерәктер, дәрәҗәле, эшлекле танышлар белән проблемалар да тизрәк хәл ителәдер. Әмма берсе дә туганнарны алыштыра алмый. Бер карында яткан, бер мохиттә үскән кан кардәшең синең күз карашыңнан, әйткән бер сүзеңнән эчеңдә ниләр кайнавын да, кәефеңне дә аңлап ала. Алай гына да түгел, күз күрмәгән бәйләнешләр инде аларны сиңа шул күзгә күренмәгән җепләр аша китереп җиткерә. Сиземләү сәләте генә түгел бу. Үзгә хис. Туганлык җепләре нык булганда гына, мөгаен, шушы хисләр, кичерешләр минуты-секунды белән башкаларга тапшырыладыр. Тикмәгә генә әби-бабайларыбыз туганлык җепләре өзелүдән курыкмаган, аларны саклауны васыять итеп тапшырмагандыр.

Шөкер, шушы җепләрне өзми, шатлыкларны да, борчу-мәшәкатьләрне дә, гомумән, язмышларын да уртак итеп яшәгән танышларым бик күп. Һәркем мисалларны үз тирәлегеннән дә таба ала. Бер-берсенең (бертуганының гына түгел, аның баласының, килен-киявенең, оныкларының) кечкенә генә уңышына зур итеп сөенә белүче, шушы ук «ботак»ларның берсенә генә «кырау тисә» дә, төн йокысыннан калып, бар дөньясын онытып, ярдәмгә килүче туганнарың булу тиңдәше булмаган хәзинә, олы бәхет ләбаса.

Бер кулда үскән бармаклар тигез булмаган кебек, бер нигездә аваз салган туганнарның язмышлары да, тормышлары да төрлечә була. Әмма туганлык дигәнең бу тигезсезлекне оныттыра. Туганнар арасында дәрәҗә дә, баскычлар да була алмый. Дөресрәге, булырга тиеш түгел. Хәер, килешәсездер, арада шулай да бөтен туганнарны бергә туплый, берләштерә торган, туганлык җепләрен бер учка тотып торучы кеше була. Гадәттә ул – төп йортта яшәүче, төп нигез җылысын саклаучы. Шуңа да, төп йорт, диләр бит инде аны. Бу йортка, бу нигезгә гадәттә бәйрәмнәр уңаеннан кунак булып җыйналу, хәл белергә килү генә аны кунакчыл нигез итми. Аның ныклыгы, матурлыгы, андагы тормыш өчен уртак җаваплылык дигән нәрсә дә берләштерә ихлас туганнарны. Шул бердәмлек булганда гына, эше дә, ашы да уртак булганда гына, төп нигез нык, аның капкалары һәркем өчен ачык буладыр.

Шөкер, үзебез дә шулай яшибез. Төп йорттан кеше өзелми. Бездә бер эш, бер проблема булса, барысы үз тормышын оныта... Өлкән яшьтә булса да, әниебез әнә шулай балаларын гына түгел, онык-оныкчыкларын да үз янына җыя. Дүрт баладан күпкә тармакландык: дүрт дистәгә тулабыз. Аралар нык булса да, һәркайсы белән көндәлек диярлек аралашып торсак та, бөтенебез бергә сирәк – сәбәбе булганда гына җыелабыз. Тормыш дәвам итә бит, ул арада артабыз, тагын да күбәябез. Шушы арада гына, шөкер, тагын бергә җыйналу насыйп булды. Өй тулы туганнарны бергә күреп, апамның төпчек оныгы: «Туганнарның шуның кадәр күп икәнен белми идем», – дип куйды. Моннан алдагысында әле бик кечкенә булып, шул сәбәпле, дүрт буын туганнарны бергә күргәнен хәтерләми иде шул ул. Юкса, барысы таныш, барысы якын, барысы үз... Хәере белән әле тагын да тармакланырга, туганлык җепләрен ныклы килеш алдагы буыннарга да тапшырырга язсын иде, дидек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре