Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр “Ат көне” узды.
– Бу бәйрәм халкыбызның ныклы, ышанычлы дусты атларга багышлана. Атлар безнең ашатучы да, яу кырында иптәш тә, йөгебезне ташучы да, кирәк вакытта сердәшче дә булган – ди Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.
Әлеге чарада 150 гә якын ат катнашкан.
– Беренче мәртәбә 40 чакрымга ат чабышлары 2015 елда үткәрелгән иде. Бүген Татарстаннан гына түгел, ә Мәскәү, Ленинград өлкәсеннән, Томбов, Липецк, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесиядән катнашучылар бар, – ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Ат ярышлары 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә узды. Шулай ук килгән кунаклар өчен «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» конкурслары, тизлеккә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышлары узды, күргәзмә, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез