Әлеге бәйгене Татарстан Язучылар берлеге Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырды. Максаты – татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү. Җиңүчеләрне бүләкләгәндә Марат Әхмәтов, Татарстанда, гомумән татар дөньясында Тукай елы баруга басым ясады.
– Без – бәхетле, мәгърифәтле һәм бай рухлы халык. Чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез күп. Алар гасырлар дәвамында берсен берсе тулыландырып килгән, шуңа күрә дә халкыбыз елның-елында үзенә гыйлем, мәгърифәт, акыл туплаган. Безнең буынның, бездән соң киләчәк яшьләрнең, әлбәттә, вазыйфасы җиңел булмас, чөнки нинди мохиттә яшәвебезне күрәбез. Әмма без бөек Тукаебызга һәм кыйблабызга тугры булып калырга тиеш. Һәм шушы юлны яшь буын да дәвам иттерсең иде, – диде ул.
Ябык әдәби бәйгеләр моңа кадәр дә узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, бәйгенең эчтәлегенә аерым шартлар куелгач, катнашучылар саны күпкә кимегән.
– Барысы да бәйгенең эчтәлегенә бәйле, без аерым шартлар куйдык. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: без, язучылар, Тукай чорын җитәрлек дәрәҗәдә белмибез икән, – диде ул. – Әлбәттә, без Тукайны укып беләбез, ләкин аның замандашларыннан хәбәрдар түгел. Шуңа күрә бу бәйге безгә ул чорны яхшылап өйрәнергә этәргеч биреп торачак. Чөнки ул чор, ягъни XX гасыр башы безнең татар әдәбияты өчен генә түгел, ә гомумән, халкыбыз өчен алтын чор булган. Без ул заманда яшәгән шәхесләр турында язарга тиеш. Бары тик үткәннән сабак, гыйбрәт алып яшәгәндә генә алга барып була.
«Поэма» номинациясендә җиңү яулаган Лилия Гыйбадуллина бәйгедә Габдулла Тукайга багышланган «Түр» әсәре белән катнашкан.
– Поэма Тукайның иҗатын тагын бер мәртәбә күздән үткәреп чыкканнан соң, шагыйрьнең иҗат, тормыш фәлсәфәсенә күңелемнең кайтавазы буларак язылды. Шагыйрьнең яраларын, яратуларын барлап, бүгенге күзлектән карап анализладым. Бәйгенең шартлары нәкъ Тукайга һәм аның замандашларына багышлап әсәр иҗат итү иде. Әлбәттә, Тукай турында ниндидер яңа сүз әйтү авыр. Бәлки мөмкин дә түгелдер. Шулай да бу темага алынуым минем үзенә күрә бер батырлык булды, – дип сөйләде шагыйрә.
«Пьеса» номинациясендә җиңүче Гөлүсә Батталова исә Габдулла Тукай турында сәхнә әсәре язарга күптән хыялланганлыгы турында сөйләде.
– Тукайны җентекләп өйрәнмичә, аның турында бөтен материалны барлап чыкмыйча, бу эшкә алынып булмый. Шуңа күрә моңа кадәр әле киң җәмәгатьчелеккә аның билгеле булмаган эзләрен яктыртасым килде. Җаек шәһәре, Әтнә һәм Казан чорына тукталдым. Әтнә белән аның бик күп кызыклы хатирәләре бар. Әйтик, әтисе белән Әтнә базарына килеп, ак күмәч алып ашавы турында ул «Исемдә калганнар» әсәрендә дә яза. Бу аның бала чагының иң якты хәтирәләренең берсе. Нәкъ Әтнәдә аңа «солдатка яраксыз» дигән карар чыгарыла. Шагыйрьгә табиблар тарафыннан үпкәсендәге чир турында шул вакытта ук әйтелгәндер, мөгаен. Шушы хәбәр аның тормышын икегә бүлә дисәм дә, ялгышмам, – ди язучы.
«Эссе» номинациясендә 3нче урын алучы Гөлфәния Нәҗмиева үз чиратында Тукайга хат язган.
– Шагыйрьгә аның әсәрләре аша мөрәҗәгать иттем. Мәсәлән, «Тәрәз каршында бер бала дәресен хәзерли. Аны урамга кояш чакыра». Тукайга: «Ә замана балаларын нәрсә чакыра?», – дигән сорау куйдым. Шулай итеп, күп кенә әсәрләрен бүгенге тормыш белән бәйләп яздым. «Туган тел» шигырен генә алыйк. «Әткәм-әнкәмнең теле» диелгән юллар бар. Бүген балаларның теле туган телендә ачыламы? Әлбәттә, без гаепне балалар бакчасы, мәктәпкә аударып калдырырга тырышабыз. Балалар бакчасына барганда татарча белмәгән сабыйны тәрбиячеләр нәрсә эшләтә ала? Менә шуның турында шагыйрь белән фикер алыштым, – ди бәйгедә катнашучы.
Шуны да әйтергә кирәк: җиңүчеләрнең әсәрләре киләчәктә «Казан утлары» журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк.
Җиңүчеләр
«Шигырьләр шәлкеме» – Ләйсән Гатина;
«Поэма» – Лилия Гыйбадуллина;
«Хикәя» – Марат Кәбиров;
«Бәян» – Факил Сафин;
«Пьеса» – Гөлүсә Батталова;
«Эссе» – Лилия Фәттахова;
«Тукай дәресе» – Рәхимә Хайрова;
«Тукай тәрбиясе» – Камәрия Вафина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез