Татарстанның Тукай районы администрациясе халыкка пилотсыз очу аппаратларына каршы тору буенча планлы күнекмә чаралары үткәрү турында хәбәр итә. Өйрәнүләр барышында нефть объектлары урнашкан районда ату коралы ярдәмендә БПЛАны юк итү күнекмәләре үзләштерелә.
Җирле хакимият халыкны тынычлыкны сакларга һәм ату тавышлары вакытында борчылмаска чакыра - барлык гамәлләр стратегик мөһим объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планлаштырылган уку чаралары кысаларында уздырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез