Тукай районында яшәүче ханым 12 нче тапкыр әни булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Марина Римкуте Тукай районының «Татарстан» Совхозы бистәсеннән. Күп балалы әнигә 46 яшь. Ире эштә булганга, 12 нче баласының тууы турындагы таныклыгын алырга Тукай ЗАГСына улы Тимерхан һәм кызы Эвелина белән килгән. Марина тумышы белән дә шушы поселоктан, элек фермада сыер савучы булып эшләгән. Кияүгә икенче тапкыр чыккан. Князев авыл җирлегендә хәбәр итүләренчә, бу зур һәм тату гаиләдә дүрт малай, калган кызлар тәрбияләнә икән. Балалар тиешенчә каралган һәм игътибарда үсәләр. Өлкән улларына инде 25 яшь. Ул өйләнгән, яшьлек улын тәрбияли, диелгән хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез