Машина, ремонтланып, яраклы хәлгә китерелгән дә инде. Шушы көннәрдә “четверка” хәрбиләргә озатылачак. Тигр әйтүенчә, 46 машинаны яңартып, СВО зонасына тапшырган инде ул. Алты бала тәрбияләп үстерүче Зариповлар гаиләсе республикада актив волонтерлык эшчәнлеге белән мәгълүм. 2023 елдан бирле алар хәрбиләргә 100 меңләп окоп шәме һәм меңнәрчә порция коры аш әзерләгән.
“Валерий Валерьевичның, иске машиналарны, торгызып, алгы сафка озатуын беләбез. Без дә “четверка”ны тапшырып, уртак Җиңүгә өлеш кертергә тиешбез, дип уйладык”. – дип сөйләп үткән Гөлназ ханым. Валерий Тигр, үз чиратында, машина тапшырган гаиләлә рәхмәт белдергән. “Бәһасез ярдәм бу. Тылның әйбер белән генә түгел, күңел белән дә булышуы зур көч өсти! – дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. “Авыр чорның җәмгыятьне бер йодрыкка туплавын күреп торабыз. Татарстанлылар күңел кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә булыша, фронтка һәм безнең карамактагы Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә ярдәм итә. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез