Газетага язылу

Тукайның тууына 140 ел: юктан бар булган, үзен күтәргән шәхес

26 апрель якынлашкан саен, Тукаебыз телдән төшми, без аңа тагын да ешрак мөрәҗәгать итәбез. Безне гаҗәеп бер тойгы, күтәренке хис биләп ала. Бу нидән шулай, дисезме?

Тукайның тууына 140 ел: юктан бар булган, үзен күтәргән шәхес

Тукай татарның канына, җанына сеңгән. Моның шулай икәнлеген милләтнең рухы сыналганда ныграк аңлый башлыйбыз. Күп кенә сорауларга җавапларны да шагыйрьнең шигъри фәлсәфәсеннән эзлибез. Шул ук вакытта ачылмаган серләре дә җитәрлек әле. Шуңа күрә «Тукайны инде күп өйрәндек, бәлки җитәдер» дигән фикерләр белән дә килешәсе килми.  Без Тукайны беләбезме, аңлыйбызмы? Өйрәнеп бетердекме? Бу язмада шул сорауларга җавап эзләрбез.

Бөеклек турында уйланулар

Тукайның тууына 140 ел тулган көннәрдә уку йортларында, музейларда фәнни-гамәли конференцияләр, лекцияләр, бихисап очрашулар узды. Андый чараларда Шагыйрьне бөек дип атыйбыз. Кайбер шәхесләргә карата бу төшенчә арттырып һәм ясалма рәвештә кулланылса да, Тукай очрагында ул үз урынында. Ни өчен? Менә шул гап-гади сорауга гына җавап табу өчен дә галимнәр аны бер гасырдан артык өйрәнә. Тукай ни өчен бөек соң?

Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, һәр милләтнең тарихында олы һәм хәлиткеч вакыйгалар була. Һәм һәр чорның үз шәхесе дә бар.

– Һәр милләткә үрнәк кирәк, бу – табигый күренеш. Ул тәрбияви мәгънәгә дә ия. Без шушы тарихи вакыйгаларга таянып, шәхесләребезне белеп, үзебез дә үсәбез, балаларыбызны да тәрбияләргә тиеш. Бөеклек нәрсәдә? Тукай – ХХ йөз татар тарихындагы борылыш вакытында үзенең символик ролен уйнаган кеше. Аны без, һичшиксез, бөек дип атарга тиеш. Бу дөньяда 27 ел гына яшәп китеп барган, ләкин нинди тирән эз калдырган! Милләтебезнең мәдәни юлына, үз-үзен аңлавына, әдәбиятына, теленә көчле тәэсир иткән шәхес ул. Шул ук вакытта Тукайны ниндидер символга гына әйләндерергә кирәкми. Тукайның кеше икәнен дә онытырга ярамый. Алтын урталык булырга тиеш. Филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев, шагыйрьнең бөеклеге халыкчан булуында, дип саный.

– Тукай – юктан бар булган, үзен күтәргән шәхес. Күпме кеше ятимлектә үсә. Арада ялгыш юлга кереп киткәннәре дә бар. Ә Тукай югалып калмаган. Бәлки нәселдән килгән геннары да булышкандыр. Шагыйрь үз язмышына халык язмышын да сеңдерә алган. Аның бөеклеген шул яктан да карарга кирәк, – ди ул.

Язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның күптән түгел «Тукайның мең сере» дигән парчалар җыентыгы дөнья күрде. Аны тәкъдим итү чарасында каләм иясе: «Әлеге җыентыкка Тукайга кагылышлы сораулар, күңел бәхәсләре, ниндидер серләр, ачышлар, реплика кебегрәк язмалар да тупланды. Мине борчыган, аптыраткан, гаҗәпләндергән, сокландырган мәсьәләләр, сораулар да бар. Минем өчен Тукай – кем ул һәм миңа кайсы ягы кызык? Үз уйларымны укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Иҗатына, тормышына карагыз, шуннан бер мәгънә чыгарыгыз. Һәр парча үзе бер мәгънәгә ия», – дигән иде. Шагыйрьнең бөеклеге хакында ул мондый фикер әйтә: «Тукайның феномены шунда: аның әсәрләре һәр заман өчен дә актуаль. Аны һәр чорда яңартып, үзеңә кабул итәргә, тәрбия һәм фәлсәфи мәгънә алырга була».

Шагыйрьдән калган мирас

Тукай иҗаты белән башлыча галимнәр, әдәбият белгечләре һәм укытучылар кызыксына, халык бүген китап укымый, шигырь ятламый, дигән фикерне дә инкарь итәсе килә. Татарстан китап нәшриятында Тукай әсәрләре ел саен бастырыла һәм алар китап кибетләрендә даими сатылып тора. Иң куанычлысы шул: тәрҗемәләргә дә ихтыяҗ зур. Быел шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты Тукай китапларын егермедән артык исемдә 100 мең тираж белән чыгарган. Алар арасында балалар өчен, өлкәннәр өчен язылган әсәрләр дә, музыка мәктәпләре өчен Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тупланган нота дәфтәрләре дә бар. Шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын һәм аны шәхес буларак ачарга ярдәм итүче китап-альбом да дөнья күрде. Ул киң җәмәгатьчелек өчен татар һәм рус телләрендә чыгарыла. Башка милләт вәкилләре, шулай ук туристлар өчен дә кызыклы булачак. Мондый альбом соңгы тапкыр моннан 40 ел элек бастырылган.

Шагыйрьнең 140 еллыгына тагын бер матур бүләк  – алты томлыкның русча тәрҗемәдә дөнья күрүе. Анда әле беренче тапкыр гына тәрҗемә ителгән шигырьләре, публицистик хезмәтләре дә урын алган. «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре шулай ук рус һәм татар телләрендә бастырылган. Балалар бакчалары өчен хәзер Тукай шигырьләреннән төзелгән уеннар да бар. Китап нәшрияты аны да әзерләп чыгарган. Тагын берсе – «Тукай сандыгы» исемле уен тиздән шулай ук дөнья күрәчәк. «Бу проектларның барысын да чыгару безнең генә хәлдән килми. Альбом, уеннарны, нота дәфтәрләрен Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе белән берлектә эшләдек», – ди Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин. Яңа басмаларны Бауман урамындагы кибеттән сатып алырга мөмкин.

Ул үзе өчен кызыклы бер күзәтү дә ясаган.

– Быел Бауман урамындагы кибетне яңарттык. Шунда баргач, кызыксынып, бер сәгатьләп читтән күзәтеп утырдым. Кибеткә кергән халык арасында руслар да аз түгел. Һәм алар: «Тукай китаплары сатыламы?» – дип сорый. Бер рус абзые белән сөйләшеп тә тордык. «Миңа оныгым өчен кызыклы әкиятләр китабы кирәк», – ди. Карап-карап йөрде дә Тукайның «Шүрәле» әкиятен күреп алды. «Менә шушы китап кирәк миңа», – дип алып чыгып китте. Тукай китаплары сатылу буенча бүген иң алдынгысы. Димәк, ул мәңгелек. Без әле Тукаебызны алга таба да өйрәнергә тиеш. Аның иҗаты укыган саен яңадан ачыла. «Исемдә калганнар» әсәрен үз гомеремдә илле тапкыр укыганмындыр. Бастырырга җибәргәндә тагын бер кат укып чыктым әле. Тукай һәр яшьтә үзенчә ачыла. Аның таланты, кешене психологик яктан ача белүе сокландыра, – ди Рөстәм Галиуллин.

Без Тукайны беләбезме?

Тукай иҗатына бәйле рәвештә мондый фикерне еш ишетергә туры килә. Шулай булгач, татарның бөек шагыйре Тукайны өйрәнүдән һич кенә дә туктарга ярамый. Рөстәм Галиуллин сүзләрен каләмдәше Галимҗан Гыйльманов та хуплый.

– Тукайны һәр кеше үзенчә ача. Милләт бөек шагыйренең нинди символ булуын, тарихи әһәмиятен, яшәргә, мәдәниятне, телне, иманны сакларга көч бирүче энергиясен үзе тоя. Ходай шундый шәхесләрне бирә: аларны ачып бетереп булмый. Аның очы-кырые юк. Тукай шундыйрак. Иманым камил, ул татарга кирәкле, татарны яшәтердәй, көч бирердәй бөтен әйбер хакында да язган. Мәсьәләне күргән, актуальләштергән һәм безгә мирас итеп калдырган. Үзе дә хәл итәргә тырышкан. Ничек моңа аның көче, вакыты, сәламәтлеге җиткән? Мин әлегә кадәр аңлый алмыйм. Шуңа күрә аны һәр буын үзенчә өйрәнәчәк, дип уйлыйм. Тукайны ачарга да ачарга әле, – ди ул. 

«Һәр нәрсәнең сере бар», – ди Искәндәр Гыйләҗев, шулай ук Тукай феноменын өйрәнүнең мәңгелек икәнен куәтләп.

– Без Тукай дөньясының бер кечкенә өлешен генә беләбез әле. Бу шәфәкъ шикелле, барасың-барасың, ә ул һаман ерагая. Яшәгән саен дөньяның киңрәк, тирәнрәк икәнен аңлыйсың. Тукай да – шундый шәхес. Кечкенә чакта «Су анасы»н укыйсың, тора-бара татар әдәбияты турындагы лекциясе белән танышасың да, менә бит нинди кызыклы караш булган, дисең. Синең өчен Тукайның фәлсәфи уйланулары беренче планга чыга, яңача карый башлыйсың, – ди тарихчы галим.

«Тукайның әле бөтен әсәрләре дә табылып бетмәгән», – ди шагыйрь иҗатын озак еллар өйрәнгән галим Зөфәр Рәмиев.

– Татар вакытлы матбугаты тулысынча өйрәнелмәгән. Әсәрләре алга таба да табылырга мөмкин. Төрле чорда әдәбиятка мөнәсәбәт тә төрлечә була бит, – ди ул. – Мәсәлән, Сталин, Брежнев чорында, совет чорының соңгы елларында Тукай ничек өйрәнелгән? Һәм хәзер ничек өйрәнелә? Киләчәктә ничек булыр? Шуңа күрә без Тукайны өйрәнүдән беркайчан да туктамаячакбыз. Билгеле аның формалары, өйрәнү юнәлешләре башка булырга мөмкин. Быел «Казан утлары»нда Мәскәүдә яшәүче социолог Равил Насыйбуллинның «Тукай иҗатына социологик караш» исемле публицистик мәкаләсе чыкты. Әдәби иҗатны социологик яктан да өйрәнү кирәк. Тукай нәширләр ягыннан ничек кабул ителә, ничек басыла һәм ничек таратыла? Шулай итеп Тукай иҗатына социологик караштан мөнәсәбәт мәсьәләсе барлыкка килә. «Тукайны инде өйрәнергә кирәкми» дигән сүз булырга тиеш түгел дип уйлыйм.

Шәм кебек

Шагыйрьне мәңгеләштерүнең халыкка якын тагын бер юнәлеше – мәдәният, сәнгать. Иҗади конкурслар, спектакльләр, рәсем сәнгате аша Тукайны яшьләр күңеленә сеңдерү – шулай ук инде үз нәтиҗәсен биргән отышлы алымнарның берсе. Бу урында «Апуш» татар балалар студиясенең эшчәнлеген мисал итеп китерергә мөмкин. Алар Тукайның 140 еллыгы уңаеннан ике премьера тәкъдим итәргә өлгерде. Берсе – «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнгән «Ярлыкагыл», икенчесе – «Унөч» спектакле. Икесенең дә авторы – язучы Гөлүсә Батталова. Балаларның әлеге премьераларда уйнавы, Тукайны, аның кичерешләрен үз күңеле аша уздыруы зур әһәмияткә ия. Һәм моны шигырь ятлап сөйләү белән генә чагыштырып та, алыштырып та булмый. Театрга мәхәббәте уянган бала Тукайны шагыйрь буларак кына түгел, ә үзе кебек тормыш вакыйгаларына сөенүче дә, борчылучы да кеше итеп кабул итә. Аны ныграк аңлый, тоя башлый. Шагыйрь образын киләчәккә алып баручы да – шушы сәхнәдә уйнап, Тукай шигырьләренә язылган җырларны җырлаучы балалар бит. Ә залда аларны яшьтәшләре карап утыра.

Бу көннәрдә генә «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Гөлүсә Батталова анда «Пьеса» номинациясендә «Лампа эчендә май кими» әсәре белән җиңү яулады. Драматург Тукайның Җаек, Әтнә һәм Казан чорына бәйле тормыш юлына тукталган.

– Бу күптәнге хыялым иде һәм мин аңа ун ел килдем. Чөнки Тукай нәрсәнедер уйлап чыгарып, хыялдан гына алып яза торган образ түгел. Аны өйрәнергә кирәк. Күп язылган, күп сөйләнелгән, драма әсәрләре дә байтак. Аның тормышыннан яңа вакыйгаларны эзләп табу четерекле һәм бик җаваплы. Шуңа күрә бу әсәремне язганчы «Апуш»ка ике пьеса, аннары ике поэма язылды. «Тукайның билгесез эзләре буйлап» дигән авторлык лекцияләр проекты белән җиңү яулап, Әтнәдә җәй буе экскурсияләр үткәрдем. Тау кадәр китап укылды. Шулар нәтиҗәсендә шагыйрьнең моңа кадәр бик яктыртылмаган Җаек тормышы, Әтнәгә солдатка каралырга кайтуы, шунда беренче тапкыр үзенең диагнозы хакында ишетүе, Әтнәдәге моңа кадәр бик сөйләнмәгән эзләре, Каенсардагы Саҗидә апасы янына кайтуы, очрашулары, кыскасы, күптөрле вак детальләр керде. Алар барысы да эзләп табылды, – ди Гөлүсә Батталова. – «Лампа эчендә май кими» дигән сүзләрне Тукайның «Кичке теләк» шигыреннән алдым. Каенсар авылына Саҗидә апасына кунакка кайткач, Тукай истәлеккә шундагы лапас бурасына, кырып, шигырьләр язып калдыра. Анда да «Лампа эчендә май кими» дигән сүзләр була. Моны авылның аксакаллары да яхшы хәтерли. Чөнки әлеге бура узган гасырның 60 нчы елларына кадәр сакланган.

Замана яшьләренең мондый хезмәтләре безне Тукай белән бәйләп торучы чылбырның әле нык булуын да күрсәтә. Һәркем Тукайны үзенчә ача. Гөлүсә Батталова үз эзләнүләре аша аның күпкырлы шәхес булуына тагын бер кат инанган.

– Без аның күбрәк шигырьләрен, тормыш юлын өйрәнәбез. Ә бит Тукайның үзенчә үзгәртеп язган татар мәкальләрен генә укысаң да, аның фикер тирәнлегенә шаккатасың. Ул шагыйрь генә түгел, Тукай – акыл иясе. Аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, ачасы да ачасы, мин шуны аңладым, – ди ул.

«Тукай шәм кебек», – ди Галимҗан Гыйльманов. Язучы шагыйрьнең гомер озынлыгын шуның белән чагыштыра. 27 яшьтә гомере өзелү дә – аның ялкынланып, тирә-юньгә нур өстәп торган шәменең янып бетүе.

– Ул ике нәрсәне белә һәм бу турыда үзе дә әйтә. Аның берсе – шөһрәт, икенчесе – милләтен агарта алмавына үкенеч. Тукай үз урынын белеп китә. Кеше үз урынын белеп китә икән, димәк аның гомере яшәлеп беткән. Шәме дә янып беткән. Ул калдырган маяклар берсе дә югалмаган. Милли мәгарифне, балалар тәрбиясен, авыллар, милләт язмышын карагыз: ул күтәргән барлык мәсьәләләр бүген дә актуаль, – дип саный язучы.

Яшьләрчә караш

Бүген Тукайны яшьләр үзләренчә популярлаштыра. Һәм ул классик алымнардан аерылып тора. Камал театры сәхнәсендә «Казанга Тукай кайткан» спектакле (реж. – А. Җаббаров) бара. Шактый гына бәхәсләр тудырса да, тамашачы аны яратып кабул итте, һәр спектакльгә билетлар тиз арада сатылып бетә. Әйе, Тукай образы өлкәнрәк буын күзаллаганча түгелдер. Ләкин монда шагыйрь яшәгән чор, аның замандашлары, уй-фикерләре безгә шагыйрьне, аның кичерешләрен, кешеләргә мөнәсәбәтен һәм аның үзенә карата башкаларның мөнәсәбәтен тоярга ярдәм итә. Әсәрнең авторы Резедә Гобәева-Зәйниевага сүз бирик:

– Бу эшкә аның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлап тотындык. Тик куркып түгел. Чөнки Тукай безгә яшьлеге, кыюлыгы, бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча үз сүзен әйтә алуы, һәрчак алга баруы белән якын булды. Без аның белән яшьтәшләрчә диалог кордык, рәхәтләнеп бәхәсләштек, көлдек, шаярдык, кочаклашып елаштык. Замандашлары күзлегеннән аның күңелен, яраларын, тормышка карашын аңларга тырыштык... Ул безгә бөтен барлыгы белән ачылды: куркулары, өметләре, хыяллары, үкенеч-сагышлары турында сөйләде... Без аны тамашачыга ничек бар шундый итеп: буяуларсыз, ясалма ялтыравыкларсыз күрсәтергә тырыштык, без аны шундый итеп яраттык. Ул үзе дә халкы каршына «битлек»ләрсез чыгарга теләр иде...

Шагыйрь ролен башкарган Камал театры артисты Эмиль Талипов та тамашачыга театрдан үз Тукае белән кайтып китәргә, күпләрне уйланырга да мәҗбүр иткәндер. Зөфәр Рәмиев тә «Тукай Казанга кайткан» спектаклен караганда күзләре яшьләнүен яшерми.

Тукай һәм ясалма фәһем

Тукайны мәңгеләштерү бүген ясалма фәһем ярдәмендә дә актив алып барыла. Шагыйрьне җанландыралар да, тавышландыралар да. Тинчурин театры ясалма фәһем белән «Исемдә калганнар» әсәре буенча анимацион фильм да эшләде. Аны сәхнәдә театрның артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәлахова тавышландыра. Балаларны алып килеп, рәхәтләнеп күрсәтә торган фильм. Карасыннар, шигырьләрен, җырларын да ишетсеннәр. Замана баласына китап укытып кына, бер әдәбият дәресендә генә Тукайга мәхәббәт тәрбияләп булмый. Алар күзаллап түгел, һәр нәрсәне тотып карап, күреп күңеленә сеңдерә.

– Тукайны бүген сәхнәдә бик гади, примитив итеп күрсәтсәләр дә, мин моңа тискәре карамыйм. Чөнки без бит шулар аша шагыйрь турында күбрәк сөйли, спектакльләрне карап: «Тукай болай, тегеләй булмаган», – дип, аны анализлый башладык. Тукайны өйрәнергә импульс бирделәр, кеше уйлана башлады. «Тукай мондый түгел», – дип әйтү дә – аны өйрәнү, Тукайга кайту дигән сүз. Тәҗрибәләрсез булмый. Элек тә шагыйрь тирәсендә бәхәсләр булган. Яшьләр дә уйлансыннар, гыйбрәт алсыннар. Иң мөһиме: Тукай турында сөйләшәбез бит, шул тәҗрибәләрне карап, Тукаебызны яклыйбыз, – дип үз мөнәсәбәтен белдерә Галимҗан Гыйльманов.

Тукай образына бәйле иҗади экспериментларның уңай ягы күбрәк булуын Гөлүсә Батталова үз тәҗрибәсеннән чыгып исбатлый.

– «Унөч» пьесасын язу процессында «Апуш»ка йөрүче яшьләр үзләре дә катнашты. Бу балалар безгә караганда да бәхетлерәк, дип уйлыйм. Чөнки алар аны «Туган авыл», «Шүрәле», «Су анасы»н язган шагыйрь буларак кына түгел, шәхес буларак та кабул итәләр. Һәм Тукайны шушы заман белән тәңгәлләштереп, бүгенге көн кысасына да куеп карыйлар. Аларның фикер йөртүе дә масштаблырак. Тукайны өйрәнүнең яңа формаларын тапкан саен, аның иҗаты да терерәк булачак, – ди язучы ханым.

Искәндәр Гыйләҗев тарихчы буларак, яшьләрне Тукай иҗатына гына түгел, ә милләт тарихын өйрәнүгә, шулай ук башка бик күп шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә ничек җәлеп итү турында да уйлана.

– Безнең Тукаебыз белән бергә Җәлилебез, ХХ йөз башындагы тагын бик күп шәхесләребез – язучылар, галимнәр, артистлар бар. Аларны яшьләргә ничек күрсәтергә? Әлбәттә, беренче урынга заманча алымнар чыгарга тиеш. Чөнки яшьләребезнең дөньяга карашы, кабул итүләре башка. Аларны шаккатыру авыр. Күп нәрсә яшьләрнең үзләреннән дә тора. Тукаебызны һәм башка шәхесләребезне популярлаштыруны безнең буын түгел, менә шул яшьләр алып барырга тиеш, – ди галим.

Тукай тирәсендәге мондый фикерләр, уйланулар, бәхәсләрнең иге-чиге булмас кебек. Булмасын да.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре