Дәүләт Думасының Төбәкләр сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты дәүләт хезмәткәрләренә атнага ике тапкыр җәмәгать транспортында йөрү бурычын йөкләүне күздә тоткан закон проектын кире кагарга тәкъдим иткән. Бу хакта “Парламентская газета” яза.
Проект авторлары, әлеге чараны тәкъдим итеп, түрәләр игътибарын җәмәгать транспорты проблемаларына җәлеп итмәкче булган. Әмма Дума депутатлары моның артыкка китәчәген, проблеманы җаваплы затларның белеме һәм тәҗрибәсе ярдәмендә генә дә хәл итеп булачагын әйткән.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин түрәләрнең бары тик илебездә җитештерелгән машиналарда гына йөрергә тиешлеген күрсәтте. Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу мәсьәләдә тыйнаграк булырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез