Газетага язылу

Туристлык объектларында кунакларның ташламага ия булуларын МАХ аша тикшереп була

Туристлык объектларына килүчеләргә, кассада билет бәясен ташламалы нигездә түләү өчен, кәгазь белешмәләр һәм таныклыклар күрсәтергә кирәк булмаячак.

МАХ мессенджерында цифрлы ID системасы ярдәмгә киләчәк: студент яки пенсионер, күпбалалы гаилә статусын раслау өчен, хезмәткәргә кунакның смартфонындагы кодны “уку” да җитәчәк. Шулай итеп, хәзер студентларга, пенсионерлар, күпбалалы гаиләләр һәм инвалидларга ташламалы билетлар тәкъдим итүче музей, театр, зоопарк һәм башка мәйданчыкларда документларны кулдан тикшерергә кирәк булмаячак. Бу эшне МАХ мессенджеры үз өстенә ала.

Ташламалы статусны раслауның бернинди дә кыенлыгы юк: кунакның смартфонында МАХ урнаштырылып, цифрлы ID булдырылса, шул җитә. Ә инде билет сатучы кассирга кунакның МАХ кушымтасындагы QR-кодын гына “укырга” кирәк булачак. Бизнес өчен төп өстенлек – ташламалы статусны раслауны тулысынча автоматлаштыру. Моннан ары хезмәткәрләргә кәгазь таныклыклар һәм белешмәләрне тикшерергә кирәк булмаячак.

Цифрлы ID расланган дәүләт мәгълүматларыннан тора. QR-код һәр 30 секунд саен яңартылып тора.  Кунакның телефонындагы сервис биометрия буенча – йөзе яки бармак эзе буенча гына ачыла. Кодны “уку” санаулы мизгелләр эчендә хәл ителә. Туристлар сезонында – кассаларда озын чиратлар тезелеп киткән бер мәлдә,  аеруча мөһим бу. Сервисны эшләтеп җибәрү өчен туриндустрия объектына кассасында цифрлы ID өчен “уку” җайланмасын урнаштырырга һәм хезмәткәрләрен өйрәтергә кирәк булачак.

МАХ мөмкинлекләреннән файдалану “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен – цифрлы сервисларны һәм туристлык хезмәтләре мөмкинлекләрен үстерү бурычын хәл кылуга ярдәм итә.

14:58

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре