Россия халкы ил Президенты Владимир Путин белән Туры элемтәдә сәламәтлек саклау, пособиеләр түләү һәм ташламалар турында сорауларны ешрак бирә. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ яза.
Искәртеп үтик, халыктан сораулар кабул итә торган кол-үзәк 8 декабрьгә каршы төндә эшли башлады.
Шулай ук гражданнар пенсияләр һәм торак-коммуналь хуҗалык, махсус хәрби операция турында да сораулар бирә. Мөрәҗәгатьләр 10-20 секунд саен килә.
Баштарак дәүләт башлыгының туры элемтәсе 19 декабрьдә булачак дип хәбәр ителде. Ул Путинның зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк. Россиядә беренче туры элемтә 2001 елда оештырылды. Алга таба туры элемтәләр, 2004, 2012, 2020 һәм 2022 еллардан тыш, һәр елны уздырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез