Газетага язылу

Тыгин: «Йорт янындагы биек агачлар куркыныч тудыра»

Ишегалларында күп катлы йорт түбәсеннән дә узып киткән каен, тирәк кебек агачлар вентиляция һәм төтен чыгару юлларының эшенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Б

у хакта Татарстан Министрлар Кабинетында капиталь ремонт программасы үтәлешенә багышланган брифингта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин әйтте. “Йорт янындагы агачларның ботакларын кисү таләбен кайберәүләр кирәксез эш, маразм дип кенә саный.

Әмма бу кешеләрнең гомерен саклап калу өчен кирәк. Йорт түбәсеннән биегрәк үскән агачлар, җил билгеле бер юнәлештә искәндә, торбаларның төтене кире тартып алуына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә ишегалдын тәртиптә тотарга, төтен юлларының, вентиляция каналларының чисталыгын тәэмин итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне инкарь итәргә ярамый, без кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырырлык хәлләргә юл куймаска тиеш”, – диде ул.

Александр Тыгин Әлмәтнең Луговая урамындагы биш катлы йортны мисалга китерде. “Күптән түгел анда капиталь ремонт эшләре барышын карадык. Йортны биек каеннар һәм тирәкләр уратып алган, мондый яшел “киртә” йорттагы төтен юлларының эшен бозарга мөмкин. Мин шаяртмыйм, агачларны кисеп торырга кирәк. Биек агачлар җил вакытында кешеләр, машиналар өстенә дә төшә, тәрәзәләрне вата, шул ук вакытта алар вентиляция системасына да зыян китерә. Соңгысы тагын да аянычлырак. Фаҗигага китергән мисаллар җитәрлек. Кешегә үз өендә бернинди куркыныч янарга тиеш түгел”, – диде Александр Тыгин. Ул сөрем газының аеруча мәкерле булуын әйтте.

“Аның төсе дә, исе дә юк. Газ канга үтеп кергәннән соң, кеше еш кына үзен коткарырлык хәлдә булмый, үлемнән качып котыла алмый. Газ – ул арзанлы, җайлы, ләкин бик куркыныч нәрсә”, – дип кисәтте Баш дәүләт торак инспекторы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре