Газетага язылу

Тынгысыз баю: Татарстанда ришвәтчелек очраклары да, ришвәт күләме дә арткан

Бер ел эчендә Татарстанда ришвәтчелек очраклары да, ришвәт күләме дә арткан. Узып бара торган ел бу юнәлештәге шау-шулы вакыйгаларга аеруча бай булды. Хокук сакчылары исә бу урында бер кагыйдәне истән чыгармаска куша. Ришвәтне алучы гына түгел, бирүче дә җаваплылыкка тартыла. Бу күренешнең тамырына балта чабып буламы? Журналистлар белән очрашуда хокук сакчылары шул хакта сөйләште.

Бер карасаң, ят кебек

Татарстан прокуроры урынбасары Тимур Нуриев сүзләренә караганда, быел республикада коррупциягә бәйле 1200 дән артык җинаять эше ачыкланган. Бу узган ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк.

– Ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бездән соң – Башкортстан, Самара өлкәсе. Әмма бу без иң ришвәтчел төбәк дигән сүз түгел, ул республикада хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшләвен күрсәтә, – дип ачыклык кертте Тимур Нуриев.

Прокурор урынбасары сүзләренә караганда, көнкүрештәге ришвәтчелек очракларының күбесе теге яки бу хезмәтне башкару өчен төзелгән килешүләрнең күз буяу өчен башкарылуына кайтып кала. Беренче карашка ул ниндидер бәйсез оешма белән төзелгән кебек тоела. Чынлыкта исә ул шушы хезмәткә заказ биргән вазыйфаи затка бәйле булып чыга.

Соңгы елларда СВОга бәйле рәвештә кесә калынайтырга теләүчеләр дә артып киткән. Хәзерге вакытта республикада шундый 40 тан артык җинаять эше тикшерелә.

– Бу җинаятьләрнең күбесе хәрби-табиблык комиссиясеннән бәяләмә алырга ярдәм иткән өчен ришвәт алу, хәрби хезмәткә кандидатлар эзләгәндә акча урлау, СВОда катнашучылар белән фиктив рәвештә генә никах теркәргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бөтен гаепле кешеләр дә моның өчен тиешле җәзасын алачак, – дип ышандырды Тимур Нуриев.

Ике мәртәбә арткан

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы урынбасары Николай Герасимов сүзләренә караганда, әле ноябрь аенда гына Госалкогольинспекция хезмәткәрләре арасында да ришвәт алучы барлыгы ачыкланган. Ул бер эшмәкәргә сәүдә объекты өчен лицензия алырга булышкан. КФУның Чаллыдагы филиалы укытучысы да имтихан өчен ришвәт алганда тотылган.

– Бу мәсьәләдә гаеп атта да, тәртәдә дә. Закон нигезендә ришвәтне алучы гына түгел, бирүче дә җаваплылыкка тартыла, – дип кисәтте Николай Герасимов.

Аның сүзләренә караганда, коррупциягә бәйле җинаятьләрнең 78 проценты ришвәтчелеккә кагыла. 150 мәртәбә алганнар, 360 тапкыр биргәннәр, тагын 274 арадашчы булу очрагы ачыкланган. Бер ел эчендә Татарстанда ришвәт күләме дә арткан. Чагыштыру өчен: узган ел республикада уртача ришвәт күләме 377 мең сум тәшкил иткән булса, быел бу сан 702 мең сумга җиткән. Ришвәтчелеккә бәйле иң күп җинаятьләр Казан, Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Яшел Үзән, Баулы, Кукмара һәм Лениногорск районнарында теркәлгән.

Тәлинкәдә – юк

Татарстанда төрле министрлык һәм ведомство, шул исәптән хокук саклау өчен җаваплы булганнарының да, белгечләрен берләштергән экспертлар төркеме комиссиясе эшли. Алар хокук бозу очраклары булмасын дип төрле юнәлешләрдә тикшерүләр уздыра. Быел, мәсәлән, мәктәпләрдә, сәламәтлек, туризм тармакларында тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә кайбер белем бирү оешмаларында балалар өлешенә керү очраклары ачыкланган. Кайдадыр тиешле ризык ашатмаганнар, кайдадыр очсыз азык-төлек алып кайтканнар. Әйтик, балаларга горбуша урынына – аннан күпкә арзанрак минтай балыгы, сыер ите урынына тавыкныкын ашатканнар. Рационда тиешле җиләк-җимешләр дә булмаган, искергән ризык та табылган. Татарстан Рәисе каршындагы Ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча идарә башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, җитешсезлекләр Чаллыда, Тукай, Әтнә, Чүпрәле, Апас һәм Буа районнарында ачыкланган.

Хокук сакчыларының сәламәтлек саклау тармагына да сораулары бар. Аерым алганда, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы диспетчер үзәгендә закон бозу очраклары ачыкланган. Соңгы өч елда биредә 6,7 миллиард сумга 1400 дән артык килешү төзелгән. Шуларның 44 е – медицина җиһазлары сатып алуга кагыла. Бу килешүләр көндәшләрдән башка, бер оешма белән генә башкарылган, җиһазлар базар бәясеннән ике-өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатып алынган.

Туризм тармагындагы эшмәкәрләрнең дә кырын эшләре ачыкланган. Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, 2022–2024 еллар аралыгында эшмәкәрләр глэмпинг төзү, туристик җиһазлар сатып алу, комлыклар булдыру, төрле чаралар уздыру өчен илкүләм һәм дәүләт программалары буенча акча алган. Аерым алганда, шул вакыт эчендә Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш, Кама Тамагы, Биектау, Бөгелмә, Мамадыш районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге 175 туристик проектка барлыгы 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Әмма эшмәкәрләрнең кайберләре бу акчаны тиешле максатта тотмаган.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре