Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.
– Кеше ни өчен гайбәт сата?
– Гайбәт сату, дөрестән дә, иң зур гөнаһларның берсе. Моңа динебез дә каршы. Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кешедә булган нәрсә турында сөйләсәк, ул – гөнаһмы?» – дип сораганнар. Пәйгамбәр исә: «Әгәр сез анда булган нәрсә турында сөйләсәгез, бу гайбәт була. Әгәр аның турында булмаган нәрсә сөйләсәгез, ул ялган була», – дип җавап кайтарган. Гайбәт сөйләүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Күп очракта адәм баласы хөсетлелек аркасында гайбәт сата. Кайберәүләр башкаларны кимсетү хисабына үзен яхшырак итеп күрсәтергә тырыша. Эшсезлек аркасында гайбәткә кереп китүчеләр дә бар. Моңа кешене эштән алу, аның урынын яуларга тырышу кебек мәкерле ниятләр дә сәбәпче булырга мөмкин. Гайбәт сатуга телеңне игелектә эшләтмәү дә сәбәпче. Кешеләрне яхшылыкка өндәп, игелек турында сөйләп, телен шундый яхшы ысул белән генә эшләткән кешенең гайбәт сатарга вакыты да, көче дә калмаячак.
– Гайбәт сатуның шаһиты булсаң, ни эшләргә?
– Кеше гайбәт сөйли башлый икән, аны шундук туктатырга кирәк. Бу – безнең бурычыбыз. Әмма моны аңа тупас итеп түгел, хикмәтле, йомшак ысуллар белән аңлатырга кирәк. Әгәр без кешегә гөнаһ эштә теләктәшлек күрсәтәбез икән, үзебез дә гөнаһлы булып саналабыз. Шуңа күрә гайбәтне сөйләү генә түгел, тыңлау да – гөнаһ. Әгәр кеше гөнаһ эшләнгән урында басып, карап торса, гайбәт сөйләгәндә аны тыңлап утырса, димәк, ул аңа үзенчә бер көч-куәт биреп тора дигән сүз.
– Фанилыкта гайбәт саткан кеше кабердә дә тынычлык тапмас, диләр...
– Бу чынлап та шулай. Гайбәт сөйләү кабердә дә, Кыямәт көнендә дә газапка алып бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре дә шуңа ишарәли. Кеше тәүбә кылып, гайбәт сөйләгән кешесеннән гафу сорамаса, аның хакын бу дөньяда хакламаса, ул, дөрестән дә, кабер газабына илтергә мөмкин.
– Кешенең гайбәтен сатып, син аның гөнаһларын гына киметәсең, диләр... Бу чынлап та шулаймы?
– Кайбер кеше үзе турында гайбәт сүзе ишетсә: «Сөйләсеннәр, гөнаһларым кимер», – ди. Алай дип әйтү дөрес түгел. Бу аларны куәтләгән кебек килеп чыга. Без исә гөнаһларны сүздә дә, гамәлдә дә хупларга тиеш түгел. Шуңа күрә бу очракта: «Сөйләсәләр, киләчәктә әҗер-савапларын үземә бирерләр», – дияргә кирәк. Әгәр берәү кеше турында сөйләгәннән соң, килеп, аннан гафу үтенмәсә, яисә аның турында начар сүз сөйләгән урыннарда яхшылык сөйләп, шул кешегә хакын кайтармаса, Кыямәт көнне ул үзенә тиешле әҗер-савабын шул кешегә бирәчәк.
– Динебездә кеше турында сөйләү рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Бар. Әйтик, берәү кызын кияүгә бирәсе килеп, фәлән егет турында сораша, ди. Бу очракта ул гайбәт саналмый. Кешене эшкә алганда элеккеге эшеннән аның турында мәгълүмат сорау да моңа керми. Әмма бу очракта да кеше үзен билгеле бер кысада тотарга тиеш. Аннан кеше турында эшкә бәйле мәгълүмат сораганнар икән, ул шул турыда гына сөйләргә тиеш. Артыгын сөйләргә кирәкми. Бу очракта инде ул гайбәткә әвереләчәк.
– Гайбәттән ничек сакланырга?
– Гайбәттән котылу өчен Ходай Тәгаләгә: «Киләчәктә башка гайбәт сөйләмим», – дип вәгъдә бирергә кирәк. Аннары гайбәте сөйләнгән кеше янына барып, аннан гафу сорарга кирәк. Әгәр ул кешедән гафу сорагач, ара тагын да бозылырлык булса, кеше аның турында начар сөйләгән җирләрдә яхшы итеп сөйләргә кирәк. Кыямәт көнендә бу да игелек булып исәпләнәчәк.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез