Ут-күздән сакланыйк! Коткаручылар көтеп алган бәйрәм көннәрендә әнә шул кагыйдәне дә истән чыгармаска киңәш итә. Елның-елында бу чорда янгын очраклары – биш, ут корбаннары ике тапкыр арта икән.
Быел республикада 4062 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка азрак. Быел янгыннарда 105 кешенең гомере өзелгән. Узган ел ут корбаннары саны 26 га күбрәк булган. Әмма коткаручылар яшерми: бәйрәм ялларын сагаеп көтә алар. Узган ел, әйтик, Яңа ел ялларында 112 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән. Сәбәпләре төрле, әмма тагын бер санга игътибар итик әле: 4 кешенең үлеменә китергән 9 фаҗига исерек кешеләр гаебе белән килеп чыккан.
Шуңа күрә 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, бу чорда пиротехника кулланучыларга игътибар артачак. Фейерверкларны махсус урыннарда гына кулланырга ярый. Бүген республикада шундый 914 урын исәпләнә. Аларны 25 декабрьгә кадәр оештырып бетерергә тиешләр.
– Пиротехника төркеменә кергән товарлар сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк. Аларның махсус сертификаты булырга, коры урында сакланырга, җылыткыч җиһазлардан ерак торырга тиеш. Мондый товарларны маркетплейслардан алган очракта да иң элек шуңа игътибар итегез. Алар документы булмаган товар сатарга тиеш түгел. Товарның, әйтик, шул ук салютның сезгә нинди хәлдә килеп җитүенә дә игътибар итегез. Тапшыру пунктында аны җентекләп тикшерегез. Шәхсән үзем салютны махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итәр идем.
Пиротехника белән эш иткәндә килеп чыккан аянычлы очракларны да искә алды Максим Трущин. Узган ел бәйрәм ялларында алардан өч кеше зыян күргән: икесенең тәне пешкән, берсенең күз һәм колакларына зыян килгән.
– Кеше бит аны-моны уйлап тормый: шул ук салютны да теләсә кайдан, хәтта балконнан ук аттыра. Шартламыйча торган салютны актарганда кулларына зур зыян килгән кешеләр дә күп, – ди министрлык вәкиле.
Янгыннар өйдәге мич, җылыткычлар дөрес эшләмәү, төтен юллары томаланган булу, электр җиһазлары һәм ут белән сак эш итмәү аркасында да килеп чыга, дип кисәтә белгечләр.
– Бәйрәм көннәрендә халык мунча, йорт һәм бакчадагы мичләрне ешрак яга. Исерек хәлдә исә уяулык югала. Янгыннар да күп очракта әнә шул сәбәпле килеп чыга, – ди Максим Трущин.
Уяу булу кемгә дә артык түгел анысы. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә. Аны арттыру максатыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә салыначак штраф күләмен дә ике тапкыр арттырмакчылар. Ул 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Узган ел, әйтик, шушы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 30 кешегә 180 мең сум күләмендә штраф салынган.
Быел кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак?
– Физик затлар – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр
– Җаваплы затлар – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр
– Эшмәкәрләр – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр
– Оешмалар – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез