Россельхознадзор хәбәре буенча, ул 14 баш терлекнең “Лесогурт” колхозыннан сатып алынганлыгына документ күрсәткән, ләкин анысы да өлешчә ялган булып чыккан. Рәсми мәгълүматларга караганда, колхоз 4 баш кына җибәргән, ә калганы Удмуртиянең шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан юнәтелгән.
Сыерлар, ведомство хезмәткәрләре контролендә, киредән Татарстан-Удмуртия чигенә озатылган. Анда исә малны, карантинга куеп, хәтәр авыруларга тикшерү өчен, Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә тапшырганнар. Бу көнне Балык Бистәсе районында да шундый ук очрак булган. Биредә терлек Татарстан-Ульяновск өлкәсе чигенә җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: малны документларсыз ташу тыела. Моның өчен физик затларны – 3-5 мең, вазыйфаи затларны – 40 мең, оешмаларны – 500 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Терлек ташуда ветеринария кагыйдәләрен бозу яки чир тарату җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Татарстанда, нәселле терлектән кала, барлык төрдәге пар тояклы хайванны читтән алып кайтуга өлешчә тыю кертелде. Әлеге чара Россиядә терлек авыруы көчәюгә бәйле.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез