«Уйнагыз, гармуннар!»: Казан 40нчы тапкыр милли моңнарга күмеләчәк

Быел Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме 40 нчы тапкыр үткәреләчәк. Халык иҗатына багышланган фестиваль Татарстан урамы, 1 адресы буенча урнашкан  мәйданны (Камал театрының тарихи бинасы янында) җанлы моңнар белән гөрләтәчәк.

Бәйрәм программасы иртәнге сәгать 11:00 дә башлана. Сәхнәдә Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илназ Бах, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек танылган җырчылар, шулай ук республикабызның һәм Идел буе төбәгеннән (Башкортстан, Удмуртия, Мари Ил, Киров өлкәсе) һәвәскәр коллективлар чыгыш ясаячак.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, 1985 елда башланган бу матур бәйрәм 40 ел эчендә бөтен халыкны берләштергән зур фестивальгә әверелде. «Гармун – безнең милли үзенчәлегебез, тарихыбыз һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше. Фестиваль безнең моңны саклауда, аны яшьләргә тапшыруда зур роль уйный. Татарлар гына түгел, фестивальдә рус, удмурт, мари, чувашлар да катнаша. Гармун – халык уен коралы», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. Шулай ук фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп узды. «Бу республика җитәкчелегенең мәдәниятебезгә зур игътибар бирүен дәлилли», – диде.

Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле – Бауман урамы буйлап 1нче Май мәйданына кадәр дәвам итәчәк гармунчылар парады. Бер меңгә якын гармунчы моңлы көйләр уйнап Казан урамнары буйлап үтәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, узган бәйрәмдә 540 һәвәскәр гармунчы катнашкан, 21 меңнән артык кеше тамаша кылган. «Яңа Гасыр» телеканалында туры эфир күрсәтеләчәген исәпкә алсак, тамашачылар саны тагын да күбрәк булачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фестивальнең мөһимлеген ассызыклап: «Бу – 30 августта барлык халыкларны бер урынга туплый алган бердәнбер чара. Ул чыннан да халык бәйрәме», – диде.

Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр өчен чикләр юк. Быелгы иң яшь катнашучыга – 7, ә иң өлкәненә 89 яшь.

Фестивальнең уздырылу вакыты:

11:00 сәгать – Камал театры каршында концерт башлану.

13:00 сәгать – Бауман урамы буйлап парад башлану.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре