Уйнап ачыла тел: 7 ноябрь – Россиядә логопед көне

Балабыз һаман сөйләшми әле! Бүген Җир йөзендә һәр егерменче баланың ата-анасы шулай дип көрсенә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре китергән саннар бу. Заман баласының теле ник соң ачыла? Ул нәрсә белән куркыныч?

Логопед, дефектолог, нейропсихолог Гүзәл Хәсәнова белән шул хакта сөйләштек.

– Баланың теле ничә яшьтә ачылырга тиеш?

– Бер яше тулганчы бала беренче сүзләрен әйтергә тиеш. 1,5 яшенә инде ул – сүзтезмәләр, 2 яше тулганчы җөмләләр белән сөйләшергә тиеш. Монда бер-ике сүздән торган гади җөмләләр турында сүз бара, билгеле. Ике яшьлек бала «песи, мияу» ише сүзләрне әйтә, аңлата белергә тиеш. Өч яшенә инде бала катлаулырак сүзләр, җөмләләр белән сөйләшә башлый.

– Замана баласының теле соң ачыла дигән фикер белән килешәсезме?

– Һичшиксез. Моның күзгә ташланган берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бүген балаларны ата-анадан бигрәк интернеттагы видео геройлары тәрбияли. Балалар шулар белән «аралаша», аларның үз-үзен тотышын кабатлый. Әлеге геройларның сөйләменнән исә кайчак чәчләр үрә тора. Экологиянең елдан-ел начарлана баруы да баланың үсешенә, аның сөйләменә зур йогынты ясый. Күреп торабыз: соңгы елларда җитлекмичә туган, гәүдә авырлыгы бик кечкенә булган балаларны да кеше итәләр. Әмма бу балаларда, гадәттә, алга таба сөйләм белән проблемалар килеп чыга. Баланың теле соң ачылу нәселдән дә күчәргә мөмкин. Бала тапкандагы имгәнүләр, нерв системасындагы тайпылышлар да баланың вакытында сөйләшмәвенә китерә ала.

–  Бу нәрсәсе белән куркыныч?

– Соң сөйләшә башлаган баланың киләчәктә яшьтәшләре белән аралашканда кыенлыклары килеп чыгарга мөмкин. Мәктәпкә әзерлек чорында да авыр булачак, уку да җиңел бирелми. Бигрәк тә гуманитар фәннәрне авырдан үзләштерә. Грамматика, дөрес язу, ишеткәнне истә калдыру сәләте дә «аксый».

– Кайчан чаң сугарга?

– Баланың теле 2,5 яшькә кадәр ачылмаган икән, аны кичекмәстән белгечкә күрсәтергә кирәк. Иң беренче чиратта, ата-ана неврологка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөрес, баланың теле соң ачыласын иртәрәк тә абайлап була. Бер яше тулган бала күзгә туры карый алмаса, исемен әйтүгә борылып карамаса, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Баланың теле вакытында ачылсын өчен

  • Сабыегыз дөньяга аваз салган беренче көннән үк аның белән сөйләшегез. Кечкенә чакта әби-бабайларыгыз сезнең белән ничек сөйләшә иде, хәтерлисезме? Бала белән аралашканда сезнең сөйләмегез дә әнә шундый хис-тойгыларга бай булырга тиеш.
  • Бала белән аралашканда кыска-кыска җөмләләр белән сөйләшегез, сүзләрегезне аермачык, төгәл итеп әйтегез.
  • Һәрчак баланың күзенә карап сөйләшегез. Аның ымнарын, сөйләмен дә игътибар белән тыңлагыз.
  • Саф һавада йөргәндә балага тирә-юньдәге һәр нәрсәне күрсәтеп, аңлатып барыгыз.
  • Балагыз һәрчак хәрәкәттә булсын. Аның эре һәм вак моторика үсешен дә һәрчак контрольдә тотыгыз.
  • Балага гел ботка сыман сыек ризык кына ашатырга ярамый. Ул ризыкны яхшылап чәйнәргә дә тиеш. Ул чакта аның барлык мускуллары хәрәкәткә киләчәк. Бу исә, үз чиратында, аның сөйләменә дә уңай йогынты ясаячак.
  • Теле соң ачылган балага туңдырманы ялап ашау, йогыртлы тәлинкәне ялап кую да файдага булачак.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре