Газетага язылу

Украина армиясенең капитуляция чигенә җитүен белдергәннәр

Украина кораллы көчләре – капитуляция чигендә. Хәрбиләренең сүлпәнлеге, гаскәрләренең таркаулыгы шуны раслый.

Кытайның Sohu басмасы шул хакта яза, дип хәбәр итә aif.ru.

“Моңа кадәр Украина армиясе Россия оборонасын локаль контрһөҗүмнәр белән өзәргә маташса, хәзер, гаскәрләренең таркаулануы һәм җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәве сәбәпле, сүлпәнләнде”, – диелгән басма хәбәрендә.

Язма авторы басым ясап әйткәнчә, Көнбатыштан ярдәм булмау һәм Россия гаскәрләренең даими һөҗүм итеп торуы да Украина кораллы көчләренең кәефенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә хәзер Украина хәрбиләре югалтылган территорияләрдә флаглар урнаштырып, шулар янында фотога төшү омтылышлары белән генә ниндидер каршылык күрсәтергә маташа. Рухи яктан инде күптән сынган солдатларны ничек тә җанландырып җибәрү һәм Көнбатыштан ярдәмне кире кайтару өчен эшләнелә бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре