Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов шулай дип белдергән. Генераль штаб башлыгы “Центр” гаскәрләр группировкасы белән идарә итү пунктында булганда искә төшереп үткәнчә, Купянск шәһәрен узган елның ноябрендә “Запад” гаскәрләр төркеме азат иткән.
Дошман, янәсе, шәһәрне кабат үз контроленә алуын күрсәтмәкче булып, берничә тапкыр талпынып караган.
Аерым алганда, Украина хәрбиләре пилотсыз очкычлар ярдәмендә Купянскиның административ биналарына үзләренең флагларын урнаштырмакчы булган. “Мондый гамәлләргә чик куелды”. – дип басым ясап әйткән Герасимов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия гаскәрләре Купянск-Узловойны азат итүне төгәлләп килә.
Исегезгә төшерәбез: Россия Оборона министрлыгы 11 гыйнварда Украина кораллы көчләренең Купянск администрациясе бинасына флаг ыргыту омтылышы турында хәбәр итте. Россия хәрбиләре дронны да, флагны да юкка чыгарган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез