Газетага язылу

Украина һөҗүменнән соң 40тан артыграк шахтер җир астында калган

Бүген төнлә Украина кораллы көчләре Луганск халык республикасындагы «Белореченская» шахтасына һөҗүм итү сәбәпле электр подстанциясенә зыян килгән. Ут бетү аркасында шахтадагы 41 кеше дөм караңгылыкта калган. Бу хакта республика башлыгы Леонид Пасечник хәбәр иткән.

«41 шахтер дөм караңгылыкта калды, хәзергә алар барысы да җир астында. Шахта хезмәткәрләре белән элемтә урнаштырылды, эчәргә сулары бар. Барлык хезмәтләр аларны коткару һәм шахтаны электр утына тоташтыру чараларын күрә», – дип язган ул үзенең каналында.

Губернатор кушуы буенча, биредәге барлык коткару гамәлләрен Луганск халык республикасы Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары Юрий Говтин белән ягулык, энергетика һәм ташкүмер сәнәгате министры Константин Роговенко җайга сала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре