Ростов өлкәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә өч тыныч халык вәкиле һәлак булган, тагын бер кеше яраланып, хастаханәгә озатылган. Бу хакта төбәк губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 16 августка каршы төндә төбәккә 150дән артык дрон һәм ракета белән һөҗүм ясалган. Каменск-Шахтинский, Гуково, Донецк шәһәрләре, шулай ук берничә район зыян күргән.
Каменскида берничә бинага зыян килгән, күпфатирлы йортта һәм тимер юл вокзалы бинасында тәрәзәләр ватылган. Старая Станица хуторында кошчылык предприятиесе зыян күргән. Донецкида шәхси йортның түбәсе һәм электр чыбыклары җимерелгән.
Һөҗүм нәтиҗәләрен ачыклау дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез