Украина хәрбиләре Россиянең “тыныч” төбәкләренә 7 меңнән артыграк дрон белән һөҗүм иткән

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Украина кораллы көчләре илнең 35 төбәген пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүмгә тоткан.

Узган елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр Россиянең һава һөҗүменнән саклану чаралары (ПВО) Украинадан очып килгән 7,3 меңнән артыграк пилотсыз очкычны “тотып” калган һәм юкка чыгарган. Киев алардан илебезнең СВО зонааасына кермәгән территорияләрендәге корылмаларга террорчылык һөҗүме омтылышында файдаланган. Бу хакта “ТАСС” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Россиянең хәрби ведомствосыннан белдерелгәнчә, Украина кораллы көчләре илебезнең 35 төбәген пилотсыз очкычлар белән һөҗүмгә тоткан.

Моннан тыш Киев “тыныч” төбәкләргә һөҗүм итүдә кечкенә һава шарларын, “Нептун” корабка каршы ракеталар, АКШның Patriot комплексы ракеталарын, Британиядә җитештерелгән Storm Shadow, Harm ракеталарын, Hammer авиабомбаларын, "Ураган", "Град", "Ольха" һәм “Vampire”, “Точка У” ракета комплексларын кулланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре