Газетага язылу

Украинаның 15 майга кадәр президент сайлавын үткәрергә җыенуы турында хәбәр иткәннәр

Украина язга президент сайлавын үткәрергә ниятли. Конфликтны инде быел язын ук төгәлләргә тырышучы АКШ хакимиятенең басымы астында шундый карарга килгәннәр.

Бу хакта “Российская газета” FT басмасы мәгълүматларына таянып яза.

Басма хәбәреннән күренгәнчә, Владимир Зеленский 24 февральдә референдум һәм сайлау үткәрү турында игълан итәргә мөмкин. Сәясәтче тирәлегендә, матди-техник кыенлыкларга карамастан, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә тавыш бирүне үткәрергә әзер булуларын белдергәннәр.

Чит ил басмасы шулай ук Югары раданың март һәм апрель айларында законга хәрби хәл кертелгән чорда сайлау үткәрү мөмкинлеге бирердәй үзгәрешләр кертү буенча эшләячәген ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез: Зеленскийның президент вәкаләтләре рәсми төстә 2024 елның маенда ук чыкты. Ләкин Киев ул вакытта сайлау үткәрмәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре