Украинаның Россия белән сөйләшүләрне туктатуы турында: “Россия СВОны дәвам итәчәк”

Кремльдә Украина Тышкы эшләр министрлыгының Россия Федерациясе белән сөйләшүләрне туктату турында белдерүе буенча фикер җиткерелде, дип яза “Российская газета”.

Кремльдә Украина тышкы эшләр министрлыгының Киевның Мәскәү белән тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләрне туктатуы турында белдерүенә игътибар иткәннәр. 
“Без дә мондый белдерүгә игътибар иттек. Бик мөһим ул. Чынбарлыктагы хәлләрне – Украина ягының ничек тә булса элемтәләрне дәвам итәргә теләмәвен рәсмиләштерә”, – дип билгеләп үткән Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. 

Аның әйтүенчә, күңелсез хәл бу, һәм Россия, алга таба сөйләшүләр алып бару мөмкинлегенә ия булмавы сәбәпле, СВОны дәвам итәчәк.
“Украина ягы шуны белеп торырга тиеш: иртәме-соңмы, сөйләшүләрне алып барырга кирәк булачак, әмма инде тагы да начаррак хәлдән чыгып”, – дип өстәгән Кремль вәкиле. Ул Киевның хәле көннән-көн начараячагын искәрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре