Уку, дәвалану өчен салым чигерүе алу җиңеләячәк

Киләсе елдан уку, дәвалану кебек хезмәтләр өчен социаль “вычет” алу җиңеләячәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

Билгеле булганча, милек сатып алуга салым чигерүе белән беррәттән, уку, дәвалану, иминиятләштерү, фитнес өчен дә “вычет” кайтарырга мөмкин.

“Былтыр Татарстанда яшәүчеләргә 13,7 миллиард сумлык салым чигерүе түләнде”, – диде Марат Сафиуллин.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елдан социаль салым чигерүе алу эше җиңеләячәк тә әле. Ягъни, хезмәт күрсәтүче оешма салым органына кирәкле мәгълүматны үзе җибәрә алачак. Бу очракта, салым түләүче тегендә-монда барып, документ җыю, аны салым органына тапшыру эшеннән азат ителәчәк. Моның өчен хезмәт күрсәтүче оешмага гариза язарга кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре