Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучыларына шәһәр транспортында (таксидан тыш) бушлай йөрү хокукын бирүне күздә тоткан закон проектын керткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Тәкъдим авторлары – Сергей Миронов һәм Думаның Контрольлек комитеты рәисе беренче урынбасары Дмитрий Гусев. Закон проекты бүген карап тикшерүгә алына.
 Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, балаларга шәһәр иҗтимагый транспортында бушлай йөрүне социаль ярдәм чарасы буларак кертү тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта ятим балалар һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр генә мондый ташламага ия. Миронов басым ясап әйткәнчә, проект авторлары фикеренчә, илдәге барлык мәктәп укучылары транспортта бушлай йөрү хокукына ия булырга тиеш.
Аның әйтүенчә, быел беренче кварталда җәмәгать транспортында бер тапкыр баруның уртача бәясе 50 сум чамасы тәшкил иткән. Ата-аналарга аена 2 мең сумнан артыгракка (балаларның түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрү чыгымыннан тыш) төшә бу.
 Дмитрий Гусев сүзләренә караганда, моны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ресурслар да, уңышлы тәҗрибә дә бар. Уңай мисал сыйфатында ул Мәскәүне китереп үткән. Биредә мәктәп укучылары бишенче сыйныфтан башлап шәһәр транспортының барлык төрләрендә (таксидан тыш) ташламалы йөрү хокукына ия. Бер кварталга җәмәгать транспортында йөрү билеты бәясе 1245 сум тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез