Интернет киңлекләрендә менә инде ярты еллап бу хакта имеш-мимешләр ишетелеп тора. Бүген кабат Россия мәгълүмат чаралары югары уку йорларында булачак үзгәрешләр хакында язып чыкты. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева хәбәр иткән.
Нәрсә көтәргә?
Буласы үзгәрешләргә күз салсак, яңа уку елыннан бакалавриат һәм магистратура база һәм махсуслаштырылган укыту белән алыштырылачак. Белгечлеккә карап, база дәрәҗәсендә уку вакыты – дүрт елдан алты елга кадәр, ә махсуслаштырылган белем бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, интернет басмаларда чыккан мәгълүматларга караганда, Россия югары уку йортлары 2026 елның 1 сентябреннән югары белем бирүнең яңа системасы буенча эшли башларга җыена. Бакалавриат һәм магистратура форматлары гамәлдән чыгарылачак. Аспирантура һөнәри белемнең аерым дәрәҗәсе булып тора. Иң куандырганы бу үзгәреш түләүсез белем алуга кагыла. Специалитетны тәмамлаучылар махсуслаштырылган программаларда бюджет урыннарына дәгъва итә алачак, ә элек мондый мөмкинлек чикләнгән иде.
Исегездә булса, Россия Болон системасына 2003 елда кушылды. Ул вакытта безнең югары уку системасы куелган таләпләргә җавап бирми дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде. Болон системасына күчүнең төп максаты – академик мобильлекне гадиләштерү, дип аңлаттылар безгә. Янәсе, студентлар үз югары уку йортында студент статусын югалтмыйча, башка университетта вакытлыча уку мөмкинлеге ала алачак, укытучылар халыкара проектларда катнаша ала, ә Россия югары уку йортларының дипломнары башка илләрдә таныла. «Әмма барысы да без көткәнчә килеп чыкмады. Ике дистә ел эчендә бу модельнең җитешеп бетмәгән яклары ачыкланды», – ди депутат Ксения Горячева.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, бакалавриат һәм магистратураның уку программалары еш кына эчтәлеге буенча бер-берсен кабатлаган, эш бирүчеләр бакалавр тәмамлаучыларның белгечлек буенча эшләү өчен белемнәре җитеп бетмәүгә зарланган, ә специалитет тәмамлаучылар магистратураның бюджет урыннарына керә алмаган. 2023–2026 елларда илнең берничә югары уку йортында алып барылган пилот проектка нәтиҗә ясап, Россиядә бакалавриатны гамәлдән чыгару белгечләр әзерләү системасына уңай йогынты ясаячак, дигән фикергә килгәннәр.
Татарстанда үзгәрешләргә әзерлек барышы белән танышу максатыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кердек. Министрлыкның югары белем бирү бүлеге җитәкчесе Линар Яруллин үз чиратында, бу әле сөйләшүләр, тикшерүләр процессында булган проект кына, дип белдерде. Аның сүзләренчә, илнең алты уку йортында алып барылган пилот проектка башта нәтиҗә ясала. Барлык уңай һәм тискәре яклар тикшерелә, укытуның яңа системасы нәтиҗәлерәк дип табылган очракта гына ул гамәлгә кертеләчәк. «Закон кабул ителеп, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков имзасы торган боерык булганнан соң без үзгәрешләргә, ягъни укытуның яңа системасына күчү эшен башлаячакбыз», – диде Линар Яруллин.
Ике баскыч
Шулай да укытуның ике баскычтан торган системасы нәрсәдән гыйбарәт? Программадан күренгәнчә, база дәрәҗәсендәге югары белем төп һәм мәҗбүри этап булып торачак. Эчтәлеге буенча ул элеккеге специалитетка якын һәм студентларга тулы канлы һөнәр бирәчәк дип көтелә. Практикага, проект эшенә һәм эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлеккә басым ясалачак. База дәрәҗәсендәге югары белем алуны тәмамлаганнан соң, студент белгеч квалификациясен алачак, мәсәлән, «инженер», «юрист» яки «икътисадчы». Карьера башлау өчен магистратурада өстәмә уку башка кирәк булмаячак.
Махсус югары белем алу дәрәҗәсе исә гадәти магистратураны алыштырыр дип көтелә. Аны төгәл бер юнәлешне тирәнрәк өйрәнергә теләгән студентлар сайлый ала. Ул, программага карап, 1–3 елга исәпләнгән һәм база укуының дәвамы булып тора. База дәрәҗәсендәге югары белем алганнарның барысы да, теләкләре булган очракта, биредә укуын дәвам итә алачак.
Аспирантура исә һөнәри белемнең аерым дәрәҗәсе булачак. Бу фәнни яки югары уку йортларында укытучылык карьерасын планлаштыручы студентлар өчен каралган. Аспирантура программаларын гамәли тикшеренүләргә юнәлдерергә җыеналар. Эре компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре белән хезмәттәшлек итү каралган, анда аспирантлар производствога бәйле фәнни проектлар алып бара алачак.
Уку системасындагы үзгәрешләр хезмәт базары ихтыяҗларына да бәйле. Эш бирүчеләр сүзләренә караганда, гамәлдәге система белемле, үз һөнәре буенча эшли ала торган белгечләр әзерләми. Нәтиҗәдә компанияләр яшь белгечләрне үзләре эш урыннарында өйрәтергә, укытырга мәҗбүр.
Шул ук вакытта бу реформа югары уку йортларында бүгенге көндә укучы студентларга кагылмый. Алар үзләре сайлаган программалар буенча укуларын тәмамлаячаклар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез