Ел йомгакларына багышланган чарада да журналистлар әлеге мәсьәләне төп сорау буларак күтәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, кадрларга ихтыяҗның бер өлеше педагогик уку йортларында белем алучы югары курс студентлары хисабына хәл ителә. Әйтик, бүген мәктәп һәм бакчаларда 611 студент эшли. Узган ел андыйлар 630 булган. Бер ставкада эшләүче студентлар авыл җирендә – 37 мең 862, шәһәрдә исә 36 мең 474 сум хезмәт хакы ала. Бу урында министр шулай ук яшь белгечләрнең хезмәт хакын да атап үтте. Сыйныфы булган, кабинет җитәкләгән яшь укытучының эш хакы өстәмә түләүләр белән бергә авылда – 60 мең 785, шәһәрдә 55 мең 195 сумга җитәргә мөмкин. Монда әле Президентның май указы белән түләнә торган акча исәпкә алынмаган.
Яңа кеше килгәнне көтеп утырып булмый: укытучыларның үзләренә дә җитмәгәнне җиткерергә туры килә. Алар сәгатьләр санын күбрәк ала. Мисал өчен, бездә математика, рус теле укытучылары – уртача 1,7, информатика, тарих укытучылары – 1,6, чит тел һәм физика укытучылары –1,5, химия укытучылары 1,4 ставкада эшли.
Республика мәктәпләрендә яшьләрне укыту һөнәренә җәлеп итү өчен 2022 елдан педагогик сыйныфлар да ачканнар иде. Хәзерге вакытта 220 мәктәптә шундый 320 сыйныф эшли. Анда 5–11 нче сыйныф укучылары белем ала. Нәтиҗә бармы?
– Бу юнәлештә өч югары уку йорты һәм алты көллиятнең фәнни-методик мөмкинлекләре кулланыла. Бигрәк тә КФУ, Чаллы педагогика университетлары, Арча һәм Казан педагогика көллиятләре системалы эш алып бара. Узган уку елында әлеге сыйныфларны тәмамлаучыларның 35 проценттан артыгы укытучылык юнәлешен сайлаган. Бу – 1395 кешенең 497 се дигән сүз. Тагын 4–5 елдан соң әле яшьләр мәктәпләргә укытырга килер, дип өметләнәбез, – диде Илсур Һадиуллин. – Әлеге мәсьәлә бер генә түгел, еллар буе хәл ителә. Югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр мәктәпләргә әйләнеп кайтсын өчен, республика җитәкчелеге тарафыннан күп эшләр башкарыла. Аерым алганда, укыган вакытта стипендияләр түләнә, грантлар, ноутбуклар, өстәмә түләүләр, торак алу өчен сертификатлар бирелә.
Сүз уңаеннан, 1 гыйнвардан укытучыларга торак алу өчен 1 миллион сумлык сертификат бирелә башлаячак. Быел ул 300 укытучыга биреләчәк.
Узган ел илнең өч төбәгендә: Владимир, Сахалин өлкәләрендә, Удмуртиядә укытучыларга яңача түләү буенча пилот проекты тормышка ашырыла башлады. Акчаның 70 проценты – төп эш хакы, ә 30 проценты өстәмә түләүләрдән торачак. Укытучының хезмәт хакы аның эшләп тапкан балларына бәйле, кыскасы. Ул укучыларның казанышлары, шул исәптән сыйныфта олимпиадаларда җиңүчеләр булуга, укучыларның өлгерешенә, тәртибенә карап исәпләнә. Әмма бу баллар мөгаллимнең тырышлыгына бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кимергә дә мөмкин. Мондый очракларга укучыларның начар укуы да керә. Шулай ук әйтик, әти-әниләр мәктәп ашханәсендә ризыктан зарланса, сыйныф җитәкчесе балларын югалтырга мөмкин. Тәҗрибә уңай дип табылган очракта 2027 елда әлеге система барлык мәктәпләргә дә кертеләчәк.
– Берничә төбәктә бара торган тәҗрибәне без дә өйрәнәбез. Әлегә бәя биреп булмый. Әмма әти-әниләрнең зарлары аркасында балларны киметергә ярамый, дип уйлыйм. Болай да кадрларга кытлык бар. Киләсе елдан мәктәпләрдә тәртип өчен дә билге куя башлаячаклар. Моның буенча да сораулар юк түгел. Шуңа күрә сынау үткәннән соң гына төгәлрәк итеп әйтеп булачак. Әлегә 9 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелә торган бер тәҗрибә дә җитә, – диде Илсур Һадиуллин, әлеге сорауга фикерен белдереп.
Татарстанда – укытучылар
| Фән | Ставкалар саны | Укытучылар саны |
| Математика | 4907 | 2863 |
| Рус теле | 5980 | 3622 |
| Чит телләр | 5105 | 3427 |
| Физика | 1330 | 861 |
| Тарих | 2855 | 1760 |
| Информатика | 1020 | 623 |
| Химия | 803 | 564 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез