Укытучыларга хезмәт хакы түләүдә үзгәрешләр булачак

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов Беренче канал эфирында мәктәп укытучылары хезмәтенә түләүнең яңа системасы турында сөйләп үткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Яңача түләү буенча, хезмәт хакының 70 проценты – төп өлешне, калган 30 проценты – төрле кызыксындыру түләүләрен тәшкил итәчәк.
Моңа кадәр Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, яңа системаны 2026 елда раслау, ә инде 2027 елдан илнең барлык мәгариф учреждениеләренә гамәлгә кертә башлау күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре