Газетага язылу

Укытучыларның хезмәт хакын 200 процентка арттыру тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасы депутатлары укытучыларның хезмәт хакын төбәк буенча уртача 200 проценттан да ким булмаган күләмдә арттырырга тәкъдим иттеләр.

Бу турыдагы мөрәҗәгатьне РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога юлладылар, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Инициатива авторлары Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова.

Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, фракция педагоглар хезмәтенә түләү реформасының төп параметрларын беркетүне таләп итә. Укытучыларның хезмәт хакының минималь дәрәҗәсен бер ставкага исәпләгәндә РФ субъекты буенча уртача хезмәт хакының 200 проценттан да ким булмаган күләмдә арттырырга тәкъдим итә алар.

Моннан тыш, депутатлар педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы структурасын норматив билгеләргә тәкъдим итә. Тәкъдим нигезендә, оклад гомуми керемнең 70 процентыннан да ким булмаска тиеш, ә стимуллаштыручы түләүләр – өстәмә характерда булырга, аңлаешлы һәм үтә күренмәле критерийлар буенча исәпләнергә тиеш.

Документта педагогларның хезмәтенә түләүнең бердәм системасын кертү кирәклеге турында аерым әйтелә. Инициатива авторлары фикеренчә, бу хезмәт хакы дәрәҗәсендәге төбәкара аермаларны киметергә һәм укытучылар хезмәтенә түләүнең база параметрларына карата бердәм федераль таләпләр билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Сергей Миронов өйтүенчә, фракция Финанс министрлыгына һәм мәгариф министрлыгына педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру буенча килешенгән тәкъдимнәр әзерләргә һәм РФ хөкүмәтенә тәкъдим итәргә тәкъдим итә.

Шулай ук, аның сүзләренчә, төбәкара тигезсезлекне бетерү өчен укытучылар хезмәтенә түләүнең бердәм федераль системасын кертү буенча тәкъдимнәр эшләргә кирәк.

Яна Лантратова  исә укытучы дәүләт тарафыннан хөрмәтне сүздә түгел, ә реаль карарлар һәм гамәлләр аша тоярга тиеш дип саный.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре