Укытучыларны түбәнсеткән өчен штраф түләтүне Россия Дәүләт Думасы депутатлары Сергей Миронов һәм Александр Терентьев тәкъдим иткән.
Әлеге закон проекты Россия Дәүләт Думасына карауга тәкъдим ителгән. Әгәр документ кабул ителсә, укытучыны ачыктан-ачык мыскыл итүче гражданнарга – 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Юридик затларга штраф 200 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Укытучыларны мыскыл итү күренеше интернетка урнаштырылган очракта, гражданнар – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар – 200 мең сумга кадәр, ә юридик затлар 700 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез