Газетага язылу

Ульяновскида ике яшьлек кыз педиатрга чират торганда үлгән

Ульяновскида хокук саклау органнары шәхси клиникада ике яшьлек кызның үлеме факты буенча тикшерү уздыра, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хакта Российская газета яза. 

Хәзер РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (саксызлык аркасында үлемгә китерү).

Фаҗига 6 сентябрьдә шәхси клиникада була: бала табиб кабул итүне көтеп торганда үлә.

Билгеле булганча, медицина учреждениесенә килгәнче кыз үзен начар хис иткән һәм аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар.

Хәзер экспертлар үлемнең төгәл сәбәбен билгели һәм күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатын бәяли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре