Университетта журналистика һәм филология факультетларын берләштермәкчеләр

Казан федераль университеты вәкиле журналистика белән филология факультетын берләштерү тәкъдименә карата фикерен әйткән. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Юлия Андреева “БИЗНЕС Online” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, журналистикага тышкы ялтыравык түгел, бәлки белгечләр әзерләү өчен көчле база кирәк.

“Кем белән” дигән әйбер еш кына “ничек”кә бәйле. Журналистика факультеты 90нчы елларда социолог һәм психологлар белән берләштерелгән иде. Илдә анык кына карар юк. Күптән түгел генә МГУның Журналистика югары мәктәбе деканы Елена Вартанова белән мәгарифнең киләчәге турында сөйләштек. Һөнәргә әзерләү өчен көчле базалар кирәклеге бәхәссез. Тиз генә әвәләп куелган карарлар һәм тышкы ялтыравык түгел. ә мәгънә кирәк”, – дип сөйләп үткән Андреева.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта журналистика белеме популяр. Журналистика факультетында 2 мең студент белем ала. Шуның 70 проценты түләп укый. Андреева басым ясап әйткәнчә, журналистлар әзерләү мәктәпләрен дәүләт һәм республика җитәкчелеге игътибар белән күзәтеп тора. “Кая таба барасын беләбез, яңа эш алымнарын үзләштерәбез, яңа юллар эзлибез. Ә бу кадәресе журфакның кем белән, кемнең канаты астында булырга тиешлеген хәл кылуга караганда кыенрак”, – дип өстәгән ул.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев белдергәнчә, министрлыкта университетларның журналистика һәм филология факультетларын берләштерү мөмкинлеге караган .Илебездә 2026 елдан журналистика белеме бирүнең яңа системасын булдырырга ниятлиләр. Әлеге ике юнәлешне берләштерү тәкъдиме Президент поручениесенә бәйле. Поручение буенча, вузларда белгечләр әзерләү юнәлешләрен һәм белгечлекләрне эреләндерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре